Гаилә көне
15 май — Халыкара Гаилә көне.
1994 елдан зурлап бәйрәм ителә торган бу көннең үз тарихы бар. БМО ассаблеясында махсус резолюция кабул ителеп, 15 май гаиләләрне саклау, яклау, зурлау көне буларак бәйрәм ителә башлый.
Шушы бәйрәм уңаеннан Кышлау авылы китапханәсендә мәктәп яшендәге балалар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында “Гаилә көне” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрдек. Чара башында балалар белән бу искиткеч бәйрәм, аның символы, тарихы һәм гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрелде. Аннары балалар үз гаиләләренең рәсемен ясадылар.
