Китаплы гаилә – бәхетле гаилә
Гаиләнең әһәмиятен ассызыклау һәм гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту максатыннан Президентыбыз Владимир Владимирович Путин 2024 нче елны Рәсәй күләмендә “Гаилә елы” дип игълан итте.
13 май көнне үзәк балалар китапханәсендә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» дип исемләнгән гаиләләр арасында бәйге узды. Кичәбезгә Исхаковлар, Ямалиевлар һәм Галиахметовлар гаиләсе килде. Әлеге гаиләләрне сайлавыбыз очраклы гына тугел. Күп балалы күркәм гаиләләрнең яшәү рәвеше турында белү кызыклы булыр дип уйладык. Элек-электән ишле гаиләләрдә балалар аеруча тәртипле, тәрбияле, тырыш булып ускәннәр.
Бәйгенең биремнәре бик кызыклы иде, кайберсе алдан әзерлек тә таләп итте. Беренче биремдә һәр гаилә үзләренең гаилә тарихлары, традицияләре белән таныштырдылар. «Әсәрнең авторы кем?», «Серле капчык», «Тиз җавап», «Мәкаль әйтәм, дәвам ит», «Табышмак әйтәм, җавабын көтәм», «Сорау бездән, җавап сездән», «Оста укчы», «Уенчыкларны танып бел» «Тәмле тамак» кебек бәйгеләрдә һәр гаилә үзен сынап карады. Алар барысы да иҗади, җитез, бердәм иделәр. Әниләр белән балалар арасындагы җылылык һәр залда утыручының күңелен җылытты.
Чынлап та, гаилә – ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Һәр гаиләгә чиксез бәхет һәм иминлек теләп калабыз.
Семья – самое главное в жизни для каждого из нас, это близкие и родные люди, те, кого мы любим, с кого берем пример, о ком заботимся, кому желаем добра и счастья. Именно в семье мы учимся любви, ответственности, заботе и уважению. Поэтому этот праздник очень важен для всех нас.
13 мая центральная детская библиотека провела конкурсную игровую программу. Дети и их родители принимали активное участие во всех конкурсах и играх. Каждая из команд получила заряд бодрости, хорошего настроения и положительных эмоций. Все участники были отмечены поздравлениями и подарками.



















