Бөек Җиңү кайтавазы
⭐🎗Бөек Җиңү көне уңаеннан районыбызның «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында зур чара булып узды. Әлеге чарада китапханә хезмәткәрләре дә актив катнашты. Килгән кунаклар «Бөек Җиңү кайтавазы» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук китапханәчеләр «Георгий тасмасы — Җиңү билгесе» исемле осталык дәресе үткәрделәр.
Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!





























