«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе
🕊2024 елның 24 апрелендә ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы»
Бөтенроссия акциясе старт алды.
🎗»Георгий тасмасы» дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һаләк булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңүнең горурлыгы һәм фронтка барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.
Миллионлаган кешеләр өчен Георгий тасмасы хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы булып тора. Җиңү көне алдыннан әлеге акциядә Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. 2 май көнне райондашларыбыз өчен әлеге тасмалар таратылды.






