«Казан арты» тарих-этнография музеена сәяхәт
Бүген Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеена сәяхәт кылдылар.
Музей экскурсоводы Ирина Марселевна музей заллары буйлап тирән эчтәлекле экскурсия уздырды, экспонатлар белән, халкыбызның бай сәнгати мирасы белән таныштырды. Биредә без борынгы татарларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштык, борынгы бабаларыбызның ничек яшәүләрен белдек. Якты йөз белән каршы алучы музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.















