Кул эшләрендә күңел җылысы
Белгәнегезчә, Әтнә районы Ветераннар советы белән берлектә «2024 елда Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучылар» исемле районкүләм бәйге игълан ителде. Бәйге нигезендә китапханәбезгә олы яшьтәге авылдашларбыздан бик күп төрле кул эшләнмәләре кабул итеп алдык. Аларның күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы биреп, чын күңелдән җиренә җиткереп башкарган эшләнмәләре белән танышырга сез дә китапханәбезгә ашыгыгыз!
