Шәҗәрәдә — нәсел тамыры
Нәсел-нәсәбеңне, тамырларыңны барлау, шәҗәрә төзү – изге гамәл. Бу өлкән буынга хөрмәт, аларның яхшы эш-гамәлләре белән горурлану да булып тора. Җиде бабаңны белү фарыз дигән бит борынгы бабаларыбыз.
Соңгы елларда халык арасында шәҗәрә төзү, шәҗәрә кичәләре, шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү киң таралды. Үзләренең буын чылбырын булдырырга омтылучылар саны арта бара. Әмма гаилә шәҗәрәсен төзергә уйлаганда, эшне нидән башларга, нәсел-ыруны барлар өчен, кайларга мөрәҗәгать итәргә, тулы мәгълүматны кайдан табырга һәм аны шәҗәрә агачына ничек төшерергә дигән сораулар туа.
Әлбәттә безнең Әтнә районында да үзләренең нәсел шәҗәрәсен булдыру эше белән кызыксынучылар бар, ныклап шөгыльләнүчеләр дә аз түгел. Әлеге кешеләрне бергә түгәрәк өстәл артына җыеп, очраштырып, фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып, алдагы сорауларга җавапларны бергәләп эзлисебез килде. Нәкъ менә шушы максат белән Әтнә үзәк китапханәсендә “Шәҗәрәдә — нәсел тамыры” исемле очрашу кичәсе оештырылды. Кичәнең махсус кунагы –Арча шәһәреннән килгән шәҗәрәләр төзү остасы, һәвәскәр тарихчы Шәфигуллина Венера Әлтәф кызы.
Венера апа лаеклы ялга чыкканнан соң, шөгыль булыр дип тотынган бу эшкә. Бүгенге көнгә алты шәҗәрә эшләгән, алар өй стеналарын бизәп тора икән. Шәҗәрәгә кертеп булмаган мәгълүматны, хатларны, фотосурәтләрне, өстәмә материалларны аерым папкаларга туплап куюы турында да әйтте. Шул рәвешле ул шәҗәрә төзүнең мөһимлеге, ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч эш булуы турында сөйләде, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзе төзегән шәҗәрәләр белән таныштырып, килгән тамашачыларны шәҗәрә ясау серләренә төшендерде. Очрашуга килүчеләрнең кызыксындырган сораулары да шактый булды, Венера апа аларның һәрберсенә тәфсилләп җавап бирде, киңәшләрен җиткерде.
“Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе әгъзасы, китапханәче Гөлүсә Галимҗанованың махсус әлеге кичә уңаеннан иҗат иткән тирән эчтәлекле шигыре кичәбезне тагын да ямьләндерде. Һәркемгә дә бик файдалы, бик кызыклы булды бу җылы очрашу.
Шәҗәрәләр безгә халкыбыз үткән юлны, данлы тарихын сөйли, киләчәк буынга күпер сала, безне үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбызны ачыкларга ярдәм итә. Тамырларыбызны белик, эзләник, киләчәк буыннарга мирас итеп калдырыйк.

















