Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Туган тел-һәр халыкның рухи көч-куәте

«Туган тел-һәр халыкның рухи көч-куәте» исеме белән Олы Мәңгәр китапханәсендә әдәби конкурс-викторина үткәрелде.
Һәр халыкның үз теле күңеленә якын, кадерле. Баланың теле әнисе телендә ачыла. Шуңа күрә ул ана теле, туган тел дип атала да. Безнең туган телебез — Татар теле, дөньядагы иң киң таралган 14 тел арасында да бар. Күп гасырлык тарихы булган Мәрҗаниләр, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән тел. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы Бөек, изге, һәм кадерле сүз. Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Гаиләнең төп бурычы — балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф — гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү.
ЮНЕСКО тарафыннан 21 нче февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән.