Гаилә — ил терәге
27 гыйнвар көнне Чишмәле Сап авылы клубында китапханә белән берлектә Гаилә елы унаеннан, Биектау районы Инеш авылы имамы Зөфәр хәзрәт Тәхәвиев белән очрашу узды. Очрашу барышында гаиләнең рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче булып торуы турында җылы сүзләр, вәгазьләр укылды.


