2024 нче ел Рәсәйдә — Гаилә елы
2024 нче ел Рәсәйдә Гаилә елы дип иълан ителде.
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. Шул уңайдан Яңа Әтнә мәдәният йортынды Кече Әтнә авылы китапханәсе белән берлектә милли йола, гореф-гадәтләребезне яңартып куелган концерт белән гаилә елын ачып җибәрдек.
