Холокост — халык фаҗигасы
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре тарафыннан «Аушвиц» иң эре һәм иң озак эшләгән, нацистлар тарафыннан вәхшиләрчә юк ителгән корбаннар лагеры азат ителә. Бу көн һәр елны БМО тарафыннан Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул унайдан Кышлау китапханәсендә «Холокост — халык фаҗигасы» дигән батырлык дәресе узды. Китап укучыларны холокост тарихы белән таныштырдык һәм һәлак булганнарны искә алып хәтер шәмнәре кабыздык.

