Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Өзелмәсен нәсел чылбыры

27 январь көнне Бахтияр авылы клубында Олы Мәнгәр китапханәсе Бахтияр авылы клубы белән берлектә 2024 ел Рәсәйдә Гаилә елы уңаеннан «Өзелмәсен нәсел чылбыры»дип исемләнгән аралашу кичәсе үтте. Әлеге чарага 3 буын: кайнаналар, киленнәр, оныклар чакырылды.
Гаилә ул — җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән жылылык шулкадәр көчле була.
Бу турыда Бахтияр клубы мөдире Ибрагимова Лилия сөйләп үтте.
Кичәне китапханәче Гарифҗанова Гөлшат дәвам итеп гаилә символы булган ромашка таҗларыннан биремнәр утәтте, «Гаилә учагы» журналына обзор ясады. Уеннар уйналды, табышмаклар әйтелде, буыннан буынга сакланып килгән гаилә альбомындагы фотолар белән таныштык. Кичә фикер алышу, җылы аралашу белән бик күңелле үтте.