Туган телемдә сөйләшәм тату гаиләмдә
Олы Бәрәзә авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Туган телемдә сөйләшәм тату гаиләмдә» дигән исемдә очрашу узды.
Кунакта ятимнәр йортыннан 5 бала алып тәрбияләүче Фатхуллинар гаиләсе булдылар. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, әти әниләре тәрбия бирүдәге үз алымнарын сөйләделәр.



