«Хуш исле шәмнәр» ясау буенча осталык дәресе
Яңа ел — якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, искиткеч бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар, әкият могҗизалары һәм тылсым бәйрәме. Шул уңайдан 6 гыйнвар көнне үзәк китапханәдә «Хуш исле шәмнәр» ясау буенча осталык дәресе узды. Чара барышында укучылар умарта кәрәзеннән экологик чиста, файдалы шәмнәр ясау серләренә төшенделәр, берсеннән-берсе матур шәмнәр ясап, аларны табигый һәм декоратив элементлар белән бизәделәр. Мондый осталык дәресләре укучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Үз кулларың белән ясалган шәмнәр өйне бизәү өчен дә, якыннарыңа бүләк итү өчен дә бик матур эшләнмә.





