Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Яңа елның беренче укучысы

Яңа елның беренче көннәрендә үзәк китапханәдә традицион рәвештә «Яңа елның беренче укучысы» дип исемләнгән акция уза ✅ Акция китап укучыларны китапханәгә җәлеп итүнең бер формасы булып тора һәм яраткан китапны өйгә алып, кышкы кичтә уку белән хозурлану өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Беренче булып килүче биш укучыга истәлекле бүләк биреләчәк.
Китапханә укучыларга шатлыклы хис-кичерешләр һәм иң яхшы китаплар белән күңелле вакыт бүләк итә. Китапханәбездә барлык китап укучыларны да көтеп калабыз! ❤