Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Китапханәдә – осталык дәресе

Тиз­дән иң мог­җи­залы һәм тыл­сым­лы бәй­рәм­нәр­нең бер­се – Яңа ел җи­тә! Бәйрәм алдыннан үзәк китапханәдә иң актив китап сөюче укучыларыбыз өчен  Яңа ел бәйрәменең төп символының берсе – чыршы ясау буенча «Кышкы композиция» дип исемләнгән осталык дәресе үтте.

Осталык дәресендә катнашучылар үз куллары белән табигый материаллардан кечкенә генә кышкы могҗиза тудырдылар, үзләренең хыял-фантазияләрен эшкә җигеп осталыкларын күрсәттеләр. Эш барышында бик күп файдалы һәм кызыклы мизгелләр булды, катнашучылар үз фикерләре һәм иҗади идеяләре белән уртаклашып әңгәмә кордылар.

Дустанә җылы атмосферада мавыктыргыч осталык дәресе узганы сизелми дә калды. Яшүсмерләр китапханәче апалары белән фикер алышудан, бер-берсе белән дустанә аралашудан, иҗат процесыннан бик канәгать калдылар, китапханәнең яңа ел фотозонасында фоторәсемгә дә төштеләр. Һәр катнашучы үзенең эшләнмәсен үзе белән алып кайтып китте. Мондый осталык дәресләре укучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.