Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Сибгат Хәким музеена сәяхәт

21 декабрь көнне Олы Мәңгәр авылы китапханәчесе «Асылташ» клубы әгъзалары белән яңа ел алдыннан Күлле-Киме авылындагы Сибгат Хәким музеена сәяхәт кылды. Музей — уткәннәргә сәяхәт. Музей — халык, милләт хәтере, ул халкыбызның бай тарихы, йолалары, шәхесләре белән таныштыру. Әтнә районы авылларының тарихлары бер-берсе белән бәйләнгән, шул бәйләнеш «Олы Мәңгәр авылы шәҗәрәләре» китабында да күренә. Музейга бүләк шул китап иде. Аны ветераннар Советы җитәкчесе Закирова Хәлимә апа тапшырды. Музейда якты йөз белән каршы алучы, зәвыклы сөйләүче Хәкимуллина Гөлсинә Габделхак кызы кунакларга тарих битләрен ачты. Мавыктыргыч сәяхәт өчен аңа бик зур рәхмәт!