Сәламләшү әдәбе
13 ноябрь көнне Ташчишмә авылы мәчетендә «Сәламләшү әдәбе» исемле кичә узды. Балалар китапханәче белән бергә сәламләшүнең төрләрен карап киттеләр. Беренче кем сәлам бирергә тиеш? Олы кешеләр, дусларың белән ничек исәнләшергә? Кешегә сәлам бирү нинди мәгьнәләрне үз эченә алган? Барлык сорауларга да җавап табылды. Кичә ахырында төрле сәламләү төрләрен кулланып, хәлләрне белештеләр. Әдәплелек-сәлам бирүдән башлана, әдәпле булыйк!