Тал бишектә үстем мин дә…
Әтнә үзәк китапханәсе Татарстан Республикасы Диния Нәзәрәтенең Олы Әтнә авылы үзәкләшкән җирле дини оешма “Әхәд” мәчете белән берлектә «ТАЛ БИШЕКТӘ ҮСТЕМ МИН ДӘ…» дип исемләнгән районкүләм бишек җыены уздырды.
Җыенның максатлары һәм бурычлары белән кыскача таныштырып үтәбез:
1.Илнең тарихи үткәнен өйрәнү, халыкның мәдәни мирасын барлау, туган теленә, халкына карата кызыксыну уяту.
2.Яшь буынга милли тәрбия бирү, гаилә, җәмгыять, дәүләт традицияләренә җәлеп итү, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең миллилеген күрсәтү, татар халык сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
3.Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету, борынгы милли гореф-гадәтләребезне һәм милли йолаларыбызны торгызу, аларга карата кызыксыну уяту.
4.Гаиләнең кадерле ядькарләре белән танышу, балалар һәм ата-аналар арасында рухи бәйләнешкә ярдәм итү.
5.Бишек җырларының кыйммәтен яшь буынга җиткерү, гаиләдә бишек җырына мәхәббәт тәрбияләү, аларның килеп чыгышын өйрәнү, авторлары турында мәгълүмат туплау.
6.Халкыбызның мирасы булган борынгы бишекләрнең тарихларын өйрәнү.
Бәйгегә 50 гә якын катнашучы үз гаиләсендә буыннан буынга тапшырылып килүче бишекләр турында, аларның тарихы турында истәлек-хатирәләр, бүгенге көндә бишек җырларының гаиләдәге роле турында берсеннән-берсе матур язма эшләр яисә үзе иҗат иткән бишек җырларын тәкъдим итте.
2 ноябрь көнне Күшәр мәдәният йортында бишек җыенының йомгаклау кичәсендә җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнде.
Җиңүчеләребез белән сезне дә таныштырып үтәбез:
“Бер бишек тарихы” номинациясе – гаиләдә сакланган борынгы бишекләр турында истәлек-хатирәләр.
1 урын – Гөлнара Корбанова, Иске Җогып
2 урын – Камилә Халикова, Күшәр; Гөлнара Фазылҗанова, Күәм
3 урын – Габделбәр Әхәтов, Ташчишмә; Альбина Хәкимова, Күәм
“Бишек җыры онытылмасын, сабыйларның сеңсен җанына…” номинациясе – гаиләдә баланы йоклатканда җырланган бишек җырлары, аның әһәмияте турында язма.
1 урын – Алия Садриева, Күәм
2 урын – Раилә Галиева, Түбән Шашы
3 урын – Гөлчәчәк Зыятдинова, Иске Җогып
“Бишек осталары” номинациясе – авыллардагы бишек ясаучылар турында язма.
1 урын – Надия Нәҗмиева, Яңа Шашы
2 урын – Зәлия Вафина, Күәм
3 урын – Диләрә Шаһмөхәммәтова, Кышлау
“Әлли-бәлли, былбылым…” номинациясе – автор үзе иҗат иткән бишек җыры.
1 урын – Гөлчәчәк Каюмова, Ары
2 урын – Эльвира Җиһаншина, Олы Мәңгәр
3 урын – Гүзәлия Нәҗипова, Казан.
Барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!














