Каләм очында затлы сүз…
Владельцам пера очень важно встретиться с читателями, а читателю-пообщаться с любимым писателем. Ведь встречи с писателями – это самый эффективный способ приблизить творчество писателя к публике, привлечь читателей в библиотеку.
20 октября в актовом зале Атнинской детской школы искусств состоялась встреча с известным татарским писателем и общественным деятелем, лауреатом Государственной Премии Татарстана им. Г.Тукая, международной премии Турции, премии стран Азии и Африки «Лотос», премии им. А.Платонова и международной премии им. М.А.Шолохова, Заслуженным работником культуры Российской Федерации Мухамадиевым Ринатом Сафиевичем.
На мероприятии приняли участие активные читатели, любители литературы, библиотекари, творческие деятели, учителя татарского языка и литературы, учащиеся Большеатнинской и Коморгузинской школ. Ринат Мухамадиев рассказал собравшимся о своей творческой биографии, отвечая на вопросы читателей, рассказывал о богатой истории национальной литературы; о проблемах и особенностях развития татарской литературы, татарской детской литературы служащей для родителей и педагогов орудием воспитания и образования. Особенно трогательно вспоминал о многочисленных встречах и совместной деятельности с замечательными российскими прозаиками и поэтами. Встреча чередовалась чтением отрывков из произведений Рината Мухамадиева, концертными номерами.
Автор подарил библиотеке свои книги, все гости сфотографировались с ним. Знакомство с таким многогранным творческим человеком стало поистине душевной встречей.
Каләм ияләренә укучылар белән очрашу, ә укучыга яраткан язучысын күреп-аралашу – бүген бик мөһим. Чөнки язучылар белән очрашу – язучы иҗатын халыкка якынайту, китап укучыларны китапханәгә җәлеп итүнең иң нәтиҗәле ысулы, иң эчтәлекле чараларның берсе.
20 октябрь көнне, Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, Казаныбызга да юлны суытмаучы әдип, күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Төркиянең халыкара әдәби бүләге, Азия һәм Африка илләренең «Лотос», М.Шолохов исемендәге халыкара, А.Платонов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхәммәдиев белән искиткеч җылы, җанга рәхәт очрашу үтте.
Кичәгә районыбызның әдәбият сөюче, татар теленә, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган, язучының һәр әсәрен яратып укучы тугры китап укучылар, иҗат әһелләре, район һәм мәктәп китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Олы Әтнә һәм Комыргуҗа мәктәбе укучылары, сәнгать мәктәбенең театр классы укучылары җыелды.
Автор үзенең иҗатына, китапларны язу тарихына тукталды, геройларының үзенчәлекле язмышлары белән, үзенең җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Шулай ук кунагыбыз әдәбият мәсьәләләреннән алып, гаилә хәлләренә бәйле сорауларга кадәр авырыксынмыйча, бер нәрсәне дә яшермичә тәфсилле җаваплар бирүе белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Очрашу Ринат Мөхәммәдиев әсәрләреннән өзекләр уку, концерт номерлары белән чиратлашып барды.
Автор китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте, барлык килгән кунаклар аның белән бергәләшеп фотосурәткә төштеләр. Кичәдә катнашучылар үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗат чишмәсенең саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән куандырып торуын теләделәр. Ике сәгатькә сузылган «Каләм очында затлы сүз…» дип аталган очрашу кичәсе бер сулышта узып китте. Менә шундый күпкырлы иҗат кешесе белән якыннан танышу чын мәгънәсендә җанны җылытырдай матур очрашу, онытылмаслык бер кичә булды.











