Нижнеберескинский филиал
По рассказам старожилов, уже в 1938 году в селе Нижняя Береска действовала изба-читальня. Она располагалась в центре села. Каждый день здесь собирался деревенский актив. В этот период заведовал изба-читальней Садриев Абрар. В 1943 году его призвали на войну. Из архивных документов 1943 годаизвестно, что в эти годы библиотекарем назначена Гильмиева Гаффа, которая работала в библиотеке до 1974 года. В этот период в районной газете часто публиковались статьи о деятельности библиотеки, о культурно-просветительской работе среди жителей села, о различных мероприятиях, проводимых библиотекарем.
С 1974 года заведующей библиотекой стала Сафина Гульфиза Саматовна. Тогда библиотека располагалась в отдельном старомздании, имела три комнаты – комнату выдачи книг, читальный зал, книгохранилище. В 1978 году в селе было построено здание сельского поселения. В нем размещались сельсовет, почта, сберкасса, правление колхоза. В 1989 году туда переехала и сельская библиотека. На сегодняшний день библиотека оказывает библиотечное обслуживание жителям села Нижняя Береска и деревни Шухата.
Книжный фонд библиотеки насчитывает свыше 14000 тысяч экземпляров книг. Ежегодно услугами библиотеки пользуются около 670 пользователей. При библиотеке действуют 2 библиотечных пункта, ведет активную деятельность клуб по интересам «Мирас».
Ведущий библиотекарь: Сагдиева Гульназ Ринатовна
Адрес библиотеки: 422743, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Нижняя Береске, ул. Совета, д.17а
Электронная почта: AtnNBer13.bibl@tatar.ru
Режим работы:
Понедельник — суббота: 10.00-16.00
Выходной – воскресенье.
Түбән Бәрәскә авылы китапханәсе
Өлкәннәр сөйләве буенча, 1938 елларда ук инде Түбән Бәрәскә авылында уку йорты эшләгән. Уку йорты авылның уртасында урнашкан булган.Һәр көн монда авылның активы җыелган. Бу чорда уку йорты мөдире булып Садриев Әбрар абый эшләгән. 1943 елда 18 яшьлек Әбрар абыйны сугышка алалар.Архив документларындагы Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл советының эшче хезмәткәрләргә хезмәт хакы бирү ведомосте буенча 1943 елда китапханәче булып Гыйльмиева Гаффә эшләгәне билгеле. Ул 1974 елга кадәр эшли. Эшләү чорында Гаффә апа авыл халкы арасында культура- агарту эше алып бара. Газета битләрендә басылып чыккан мәкаләләр һәм шул чорда китапханәгә йөргән укучыларының истәлекләре буенча аның үз эшенә чын күңелдән бирелгән кеше икәнлегенә тагын бер кат ышанасың.
1974 елның 15 октябреннән китапханә мөдире булып Сафина (Исмәгыйлева) Гөлфизә Самат кызы эшли башлый. Китапханә аерым бинада урнашкан, өч бүлмәсе була – китап бирү бүлмәсе, уку залы, китаплар саклау бүлмәсе.1978 елда яңа административ бина ачыла. Анда авыл советы, почта, сберкасса, колхоз идарәсе, профсоюз оешмалары, милиция бүлмәләре урнаша. 1989 елда авыл китапханәсе дә шунда күчә. Бүгенге көндә китапханә Түбән Бәрәскә һәм Өшкәтә авылы халкына китапханә хезмәте күрсәтә.
Китапханәнең китап фонды 14000 меңнән артык данә китапны үз эченә ала. Ел саен китапханә хезмәтеннән якынча 670 кулланучы файдалана. Китапханә каршында 2 китапханә пункты эшли, «Мирас» клубы актив эшчәнлек алып бара.
Әйдәп баручы китапханәче: Сәгъдиева Гөлназ Ринат кызы кызы
Китапханәнең адресы: 422743, Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Түбән Бәрәскә авылы, Совет урамы, 17А йорт
Электрон почта:AtnNBer13.bibl@tatar.ru
Эш режимы:
Дүшәмбе – шимбә: 10.00-16.00
Ял көне – якшәмбе.