Айшиязский филиал
Первая изба-читальня в деревне Айшияз начала формироваться в 1923 году, которая располагалась в первом этаже двухэтажного дома Амирхан — бая. Здесь сельчанам выдавались книги, устраивались громкие чтения газет, лекции, доклады. Читальня стала местом отдыха и общения сельчан, культурно-просветительским центром. С 1947 года избу-читальню переименовали библиотекой. Работа библиотеки сочеталась с работой клуба, в эти годы стали проводиться различные вечера и спектакли. В 1955 году, здание правления колхоза было отдано под библиотеку. С 1955 по 1963 год в библиотеке работала Шарипова Наиля Назиповна, с 1961 года библиотекарем была назначена Сабирова Фирдия. В 1967 году в Айшиязскую сельскую библиотеку пришла заведующая Зарипова Ильсия Магсумовна, выпускница Елабужского культпросвет училища. С 1981 года в библиотеке начала работать Мухаметгалиева Дания Фаязовна, которая проработала в библиотеке 35 лет.
В 1993 году библиотека переезжает в новое деревянное здание сельского клуба. В эти годы библиотека обслуживала более 220 читателей. Книжный фонд составлял 6800 экземпляров, из них 2200 экземпляров литературы для детей. В библиотеку поступало 12-13 наименований периодической печати. В 2003 году в результате пожара сгорели клуб и библиотека. После пожара Айшиязская сельская библиотека была переведена в здание бывшей начальной школы, расположенной в центре села Каенсар. В настоящее время библиотека находится в здании Айшиязского сельского клуба. Библиотека обслуживает жителей села Каенсар, Айшияз и Нуртяк. При библиотеке действуют 2 библиотечных пункта, ведет активную деятельность клуб для пожилых «Сердәш».
Книжный фонд библиотеки насчитывает около 5 тысяч экземпляров книг. Ежегодно услугами библиотеки пользуются около 280 пользователей.
Ведущий библиотекарь: Самигуллина Люция Индусовна
Адрес библиотеки: 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, д. Айшияз, ул. Школьная, д.1
Электронная почта: Lucia123452020@gmail.com
Режим работы:
Понедельник — суббота: 13.00-16.00
Выходной – воскресенье.
Әйшияз авылы китапханәсе
Әйшияз авылында китапханә эше 1923 нче елларда оеша башлый. Әйшияз авылында хәзерге Габделхай нигезендә Әмирхан байның ике катлы йорты була. Икенче катында колхоз идарәсе, ә беренчесендә уку йорты урнашкан була. Шунда авыл халкына китап бирелә, кычкырып газета уку, лекцияләр, докладлар сөйләүләр оештырыла. Уку йорты авыл кешесенең ял итү, аралашу урынына, мәдәни — агарту үзәгенә әверелә. “Уку йорты” дип кенә йөртелсә дә, анда эшләүчеләр халыкның аңын үстерүдә, белемен арттыруда үзләреннән зур өлеш керткәннәр. 1947 елдан уку йортлары китапханә дип атала башлыйлар. Китапханә эше белән клуб эше бергә алып барылган, бу елларда төрле кичәләр, спектакльләр куела башлаган. 1955нче елда колхоз идарәсе бинасы китапханәгә бирелә. Китапханәдә 1955-1963нче елларда Шәрипова Наилә Нәҗип кызы эшли. 1961 елда Әйшияз китапханәсенә китапханәче итеп Сабирова Фирдия билгеләнә. 1967 елда Әйшияз авылы китапханәсенә мөдир булып, Алабуга мәдәният уку йортын тәмамлаган, Комыргуҗа авылы кызы Зарипова Илсия Мәгъсүм кызы килә. 1981 елдан китапханәдә Мөхәммәтгалиева Дания Фаяз кызы эшли башлый, махсус урта белемле, хезмәт стажы 35 ел.
1993 елда китапханә яңа агач бинага күчә. Бу елларда китапханә 220 дән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Китап фонды 6800 данә булган, шуның 2200 данәсе балалар өчен әдәбият. Китапханәгә 12–13 исемдә көндәлек матбугат килә иде. 2003 елда янгын чыгып клуб белән китапханә дә яна. Янгыннан соң Әйшияз авылы китапханәсе Каенсар авылы уртасына урнашкан элекке башлангыч мәктәп бинасына күчерелә. Хәзерге вакытта китапханә Әйшияз авыл клубы бинасында урнашкан. Китапханә Каенсар, Әйшияз һәм Нуртәк авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Китапханә каршында 2 китапханә пункты эшли, өлкәннәр өчен «Сердәш» клубы актив эшчәнлек алып бара.
Китапханәнең китап фондында якынча 5 мең данә китап бар. Ел саен китапханә хезмәтеннән якынча 280 кулланучы файдалана.
Әйдәп баручы китапханәче: Сәмигуллина Люция Индус кызы
Китапханәнең адресы: 422740, Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Әйшияз авылы, Мәктәп урамы, 1 нче йорт
Электрон почта: Lucia123452020@gmail.com
Эш режимы:
Дүшәмбе – шимбә: 13.00-16.00
Ял көне – якшәмбе.