Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Һәр шигъри юлы илһамландыра

Татарстан республикасының Халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның туган көне уңаеннан «Һәр шигъри юлы илһамландыра» дип исемләнгән Лена Шагыйрьҗанны искә алу кичәсе булды. Кичәне Күлле Киме авылы китапханәчесе Энҗе Хәмитова үткәрде.Кичәдә Лена Шагыйрьҗанның туган тел, туган якка багышланган, шулай ук балалар өчен язылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, истәлекләр белән үрелеп барды. Сибгат Хәким музее җитәкчесе Гөлсинә апа Хәкимуллина шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды. Кичәнең кунаклары, шагыйрьнең иҗатына гашыйк авылдашлары, нәфис сүз остасы Мәрвәр апа Нигъмәтҗанова һәм Лена апаның сүзләренә язылган җырларны яратып башкаручы җырчыбыз Гүзәлия Юсупова иде.