Гаилә җылысы – йөрәктә
15 май – Гаилә көне уңаеннан Кышлау авыл китапханәсендә, «Зөбәрҗәт» клубына йөрүче өлкәннәр өчен, “Гаилә җылысы – йөрәктә” исемле кичә үткәрелде. Чара барышында катнашучылар гаилә турында күңел түрендәге хатирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук гаилә кыйммәтләренә багышланган берничә автор әсәреннән өзекләр укылды. Яшьлек еллары җырлары яңгырады, мәкальләрне дәвам итү уены үткәрелде. Очрашу күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды.