Җиңү язы – мәңгелек
Җиңү бәйрәме — ул вакыт җилләре дә өтеп ала алмый торган изге хәтер, какшамас рух һәм бердәмлек бәйрәме. Быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгы Әтнә җирендә гадәттәгечә зур тантана, ихлас горурлык һәм күңел җылылыгы белән билгеләп үтелде.
Районыбыз китапханәчеләре «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында оештырылган бәйрәм мәйданчыкларында актив эш алып бардылар: алар тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан тематик күргәзмә оештырылды. Аларның тырышлыгы белән 9 Май бәйрәме хәтер көне генә түгел, ә җанлы аралашу, ихлас хисләр һәм үз илең белән горурлану көне дә булды.




