Мәдәният хезмәткәрләре көне

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан 20 нче апрель көнне Күңгәр мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.Бәйрәм бүләкләү тантанасыннан башланды. Бүләкләрне Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы тапшырды.
Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюз комитетының мактау грамотасы белән Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Әскәрова Алсу Камил кызы;
Мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткән өчен Күшәр авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Галимҗанова Гөлүсә Ринат кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән;
«Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Күәм авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Вафина Луиза Рүзәл кызы һәм Ташчишмә авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Габдрахманова Нәзирә Шамил кызы бүләкләнде.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!









