Экологик калейдоскоп
22 апрель – Халыкара Җир көне уңаеннан Күәм авыл китапханәсендә экологик дәрес уздырылды. Максаты: табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, экология буенча белемнәрне уен аша куллану, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәтү.
Әлеге чарада Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 2 сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында балаларга мөһим дата – Халыкара җир көне тарихы турында мәгълүмат бирдек, планетабызның матур бай табигате, кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар белән танышык, яңа белемнәр тупладык. Экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында да фикер алыштык.
Укучылар «Җирне нәрсә куркыта?», «Чүпне аерабыз», «Очты-очты», «Җитез тиеннәр» уеннарында бик теләп катнаштылар. Шулай ук экологик викторина сорауларына да җаваплар эзләп үзләренең белемнәрен тикшерделәр.
Чара ахырында 30 март – Җирне яклау көненә багышланган «Җир – уртак йортыбыз» исемле рәсем бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды.
Табигатьне саклау, аны киләчәк буынга саклап тапшыру – һәрберебезнең гражданлык бурычы.








