Кадерле бүләк
Балалар язучысы, якташыбыз Госман Фәтхуллович Бакировның тууына 130 ел тулу уңаеннан Күлле Киме мәктәбе укучылары өчен Сибгат Хәким музеенда китапханәче белән берлектә түгәрәк өстәл уздырылды. «Кадерле бүләк» дип аталган бу чарада язучының биографиясе, иҗаты белән таныштылар, балалар өчен язылган хикәяләрен укыдылар. Игелекле эшләр эшләп, үзләреннән Бөек Җиңүгә өлеш керткән яшьтәшләренә сокландылар.

