Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Казан утлары» журналы редакциясе белән очрашу

Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Күңел чыңы» иҗат берләшмәсе белән очрашу узды. Чара әдәбият сөючеләрне, яшь язучыларны һәм каләм тибрәтүчеләрне бергә җыйды. Биредә «Казан утлары» журналының баш мөхәрир урынбасары — Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөдире — Рафис Корбан, редакциянең элекке хезмәткәре, сатирик язучы, автор башкаручы — Алмаз Хәмзин катнашты.

Очрашу кунаклары «Казан утлары» журналы, аның тарихы, яңалыклары белән таныштырып, иҗатка тартылган төрле яшьтәге каләм ияләренә үзләренең төпле киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Журналда шигырьләре басылып чыккан һәркемгә «Казан утлары» журналын бүләк иттеләр. Шигырьләр, җырлар, истәлекле вакыйгалар белән үрелеп барган тирән эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы бу очрашуда без – тамашачылар «Казан утлары» яктысында җылынып рухи рәхәтлек алдык.