Җәлил һәм Тукай — шигъриятнең ике кояшы
«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукайның һәм Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган «Җәлил һәм Тукай — шигъриятнең ике кояшы» дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар сорауларга җавап биреп белемнәрен сынадылар, тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр.
Уен бик җанлы һәм кызыклы атмосферада узды.



