Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Тукайны бергә укыйбыз

Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан Күлле-Киме авыл китапханәчесе 5 сыйныф укучылары өчен «Тукайны бергә укыйбыз»дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрде.
Чара барышында балалар Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар.
Катнашучылар укыганнары турында үз фикерләре һәм тәэсирләре белән актив уртаклаштылар. «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты кысаларында «Ана догасы» шигырен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Римма Ришат кызы укыды. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.