Тылсымлы Тукай иҗаты
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм проекты кысаларында, Күәм авыл китапханәсендә Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланган «Тылсымлы Тукай иҗаты» исемле әдәби-танып белү сәгате узды. Әлеге чарада Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 1 сыйныф укучылары катнашты.
Балалар бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар, уен викторинада катнашып үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Чара барышында «Милләтемнең кояшы син, Тукай!» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә мавыктыргыч шөгыль — Тукаебыз иҗаты буенча пазллар җыю белән тәмамланды.
Габдулла Тукайның «Кышка бер сүз» шигырен Күәм урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы укыды.







