Туган телем — иркә гөлем
21 нче февраль көнне Кышлау авыл китапханәсендә «Туган телем — иркә гөлем» дигән кичә үткәрелде, кичәдә бәйрәм һәм аның әһәмияте турында, шулай ук туган телнең барлыкка килү тарихы турында сөйләштек, шигырьләр укыдык, алар арасында юбиляр шагыйрьләр: Г. Тукай һәм М. Җәлилнең дә туган ил, туган тел турындагы шигырьләре яңгырады, ребуслар чиштек, викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Һәркем актив катнашып, кичәбез бик күңелле үтте.


